Процессуаль чыгымнарны кайтаруның бердәм тәртибе кабул ителгән

2010 елның 24 феврале, чәршәмбе
Дәүләт Думасы тарафыннан “Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына процессуаль чыгымнар кайтару мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон килештерү комиссиясе редакциясендә кабул ителгән иде. Искәртеп үтик, сенаторлар, законның кайбер нормалары нәзакәтсез формалаштырылган дип нигезләп, Дәүләт Думасы кабул иткән законны кире кактылар. Нәтиҗәдә парламентарийлар әлеге закон чыгару инициативасын эшләп тәмамлау буенча килештерүче комиссия булдырдылар.
Закон шахитларның, тәрҗемәчеләрнең, пүнәтәйләр, экспертлар, белгечләр һәм адвокатларның юл чыгымнары, хак түләп файдалануга торак бүлмә алу һәм даими булмаган торак урынында яшәү белән бәйле өстәмә чыгымнарын (тәүлеклек) кайтаруга кагылышлы нормаларны бердәйләштә торган Җинаять-процессуаль кодексына, Гражданлык һәи Арбитраж процессуаль кодексларына, Салым кодексына, РФ Административ хокук бозу Кодексына үзгәрешләр кертә.
Яңа редакциядә әлеге чыгымнарны финанс яктан арбитраж судларны, гомуми юрисдикция судларын тәрбияләүгә, адвокатларны билгеләп кую вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән, һәм шулай ук  башлангыч сорау алу һәм тикшерү алып бару вәкаләтләренә ия булган дәүләт органнары тарафыннан бүлеп бирелгән средстволар чикләнешендә, туры килгән ел өчен каралган бюджет ассигнованияләре исәбенә тәэмин ителә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International