2009 елда Татарстан Республикасы судлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча пресс-конференция

2010 елның 24 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судларының, шул исәптән Татарстан Республикасының Югары судының, 2009 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча пресс-конференция узды. Пресс-конференциядә ТР Югары суды рәисе урынбасары, ТР судьялары Советы рәисе И.И.Гилязов, Югары суд рәисе урынбасары М.М.Хайруллин, Татарстан Республикасы Суд идарәсе департаменты башлыгы Д.З.Саляхов, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары А.Б.Сиразетдинов катнаштылар. Пресс-конференцияне Югары суд рәисе урынбасары И.И.Гилязов ачып җибәрде.
Суд эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча уздырылган бәйгенең йомгаклары әзер һәм җиңүчеләрне 25 феральдә Татарстан Республикасы судьялары конференциясендә үтәчәк бүлекләнү көтә дип игълан итте. Шуннан соң сүзне ТР Суд идарәсе департаменты башлыгы Д.З.Саляховка бирде.
Д.З.Саляхов чыгышында 2009 ел дәверендә җөмһүриятебезнең федераль судларын финанслау, аның, “2007-2011 елларда Россиянең суд системасы үсеше” Федераль максатчан программа ярдәме белән, узган елда 8 процентка үсүе һәм 1 миллиард 272 миллион сум тәшкил итүе хакында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасарлары И.И.Гилязов һәм М.М.Хайруллин журналистларга судларның җинаять, гражданлык һәм административ эшләрне карау турында, судьялар өстендәге йөкләнеш хакында, чит ил гражданнары тарафыннан Россия балаларын балалыкка алу акты белән бәйле халыкара эшләрне караудагы кайбер үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
И.И.Гилязов ТР Югары суды тарафыннан каралган берничә “яңгыравыклы” эш санап үтте, аерым әйткәндә, “кара риэлторлар”, “татарлар” җинаятьчел төркеме, “закондагы” угры, “кинопленка”, наркотрафик, “ювелир” бандасы һәм башкалар турында фикер алышу. Шулай ук, ул өй аресты кебек җәзага тарту чарасы 12 тапкыр, залог – 3 тапкыр кулланылган дип хәбәр итте.
Пресс-конференциядә чыгыш ясаган ТР Юстиция министры урынбасары А.Б.Сиразетдинов җөмһүриятебездәге 182 мировой судья өстендәге йөкләнеш хакында магълүмат бирде һәм мировой судьяларның җинаять һәм гражданлык эшләрен карау статистикасын күрсәтте.
Аерым алганда, мировой судьялар узган 2009 елда 45,4% җинаять, 72,2% гражданлык һәм 96,6% административ эш караганнар. Финанс кризис сәбәпле 2009 елда мировой судьялар аппаратын финанслау зур булмады, әмма ТР Юстиция Министрлыгының йомгаклау коллегиясеннән соң финанс һәм матди-техник яктан тәэмин итү сораулары җөмһүриятебез Хөкүмәте тарафыннан эшкә алынды.
Пресс-конференциядә катнашучылар журналистларның татарстан судларының карарларына булган Страссбурск судына юнәлдерелгән шикаятьләр саны турында, антлы утырышчылар суды узу процедурасы, шулай ук 2010 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк һәм суд карарларын, хөкем карарларын федераль судлар һәм мировой судьяларның Интернет-сайтларында урнаштыруны таләп итүче “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге хакындагы магълүматка керү юлын тәэмин итү турында” Федераль законын гамәлгә кертү хакындагы сорауларына җавап бирделәр.
Конференция тәмамланганннан соң ТР Юстиция министры урынбасары А.Б.Сиразетдинов ТНВ телеканалына интервью бирде.
 
ТР Юстиция Министрлыгы пресс-службасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International