Муниципаль сайлаулар алдыннан яшьләрнең хокук культурасын формалаштыру

2010 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
24 февральдән башлап Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгының яшьләр инновацион һәм профилактик программалар үзәге нигезендә “Дәүләт яшьләр сәясәте” мәгърифәти программа кысаларындагы “Муниципаль сайлаулар алдыннан яшьләрнең хокук культурасын формалаштыру” квалификациясен күтәрү курслары уздырыла. Анда җирле үзидарә органнары белән хокук мәсьәләләре буенча үзара эшчәнлек булдыручы оешмалар Департаменты киңәшчесе С.Ф.Рахимов катнашты, ул “Кеше хокукы һәм Россиядә хокук культурасы. Яшьләрнең гражданлыклары һәм хокук культурасының бүгенге көндә формалашу аспектлары” дигән темага лекция укыды. Әлеге курсларның тыңлаучылары булып Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм муниципаль берәмлекләре башкарма комитетыларының, аларның ведомство карамагына керә торган оешмалар җитәкчеләре, белгечләре, шулай ук яшьләр җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре – барлыгы 30 артык кеше.
Мәгърифәти программага яшьләр катнашкан массакүләм гамәлләр оештыру буенча лекцияләр, семинарлар, треннинглар һәм эшлекле уеннар кертелгән.
Курсларда Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципальРРТ идарә Академиясе вәкилләре үзләренең лекцияләре белән чыгыш ясыйлар.
Тыңлаучыларга курсларда алган белемнәреннән агымдагы елның көзендә муниципаль сайлаулар уздыру вакытында яшьләрне активлаштыру кампаниясе кысаларында файдаланырга туры киләчәк.
Курслар 2010 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International