ТР Юстиция министрлыгында квалификация имтиханнары

2007 елның 23 мае, чәршәмбе
“Вәкаләтләре вакыты чикләнүсез дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләп торучы дәүләт хезмәткәрләренә класслы чиннар квалификация имтиханнары нәтиҗәләре буенча бирелә”, - диелә “Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законында.
Югарыда телгә алынган закон таләпләренә нигезләнеп, бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә, Министрлык аппараты белгечләренә һәм ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханнары булды.
Имтиханнар тапшыруда 55 кеше катнашты. Квалификация комиссиясе әгъзалары имтихан бирүчеләрнең җавапларыннан канәгать калды, аерым алганда җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре судьяларның һәм алар аппаратының гамәли эшчәнлеге белән бәйле сорауларга ышанычлы итеп җавап бирделәр. Министрлыкның кадрлар хезмәте мәгълүматына караганда, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең күпчелеге юридик белгечлек буенча югары уку йортлары студентлары яки бер югары белемгә ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International