Юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында

2007 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 45 статьясына үзгәреш кертү хакында” һәм “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләргә дәүләт матди ресурсларын һәм дәүләт субсидияләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законнары проектлары турында докладлар белән чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 45 статьясына үзгәреш кертү хакында” ТР законы проектын эшләү зарурлыгы “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон кабул ителү белән бәйле.
“Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләргә дәүләт матди ресурсларын һәм дәүләт субсидияләрен бирү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү югарыда күрсәтелгән Законны федераль законнарга туры китерү белән бәйле.
Фикер алышканнан соң, комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советы Президиумына закон проектлары турында мәсьәләне Дәүләт Советы сессиясе көн тәртибенә кертегә дигән карар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International