ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов күчмә кабул итте

2007 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасының Яңа Чишмә авылында гражданнарны күчмә кабул итте. Кабул итүгә килгән районда яшәүчеләрне арендага тапшырылган җир пайлары белән бәйле һәм моның өчен түләү алу мәсьәләләре кызыксындырды.
Юстиция министры урынбасары тәгаен хокукый хәлләр буенча аңлатма бирде. Гражданнарны кабул итү вакытында күтәрелгән мәсьәләләр муниципаль район башлыгы А.С. Губкинда республика министрлыгы вәкилләре катнашында узган оператив киңәшмәсендә фикер алышынды, шулай итеп мондый хәлләрне чишүнең бердәм практикасы эшләнде.
Яңа Чишмә районында муниципаль берәмлек башлыгы һәм башкарма комитет аппаратының күп кенә мәсьәләләрне урыннарда хәл итү өчен күчмә очрашулар тәҗрибәсе бар инде.
Яңа Чишмә районына сәфәр барышында Ә.Б.Сираҗетдинов Чистай шәһәре һәм Чистай районы җәмәгать судьялары белән очрашты, анда оештыру мәсьәләләре, шул исәптән җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген матди-техник һәм финанс яктан тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International