Социаль рекламаны законнарда җайга салу мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл”

2007 елның 25 мае, җомга
Кичә «Татмедиа» Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләр агентлыгында социаль рекламаны законнарда җайга салуны камилләштерү мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл” булды, анда журналистлар һәм республика министрлыклары вәкилләре чакырылган иде. Мәсьәлә турында фикер алышуда Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.А.Гомзик катнашты. Сүз мохтаҗ кешеләргә ярдәм чарасы буларак социаль реклама турында барды.
Россия Федерациясе законнары массакүләм мәгълүмат чараларында социаль рекламаны регламентлаштырмыйлар диярлек, шуңа күрә социаль әһәмияттәге роликларны телевидениедә яки мәкаләләрне газеталарда урнаштыру өчен коммерцияле структуралар белән бертигез түләргә туры килә. Законнардагы бу ачыклык социаль рекламаның кулланылышын чикли.
Социаль реклама мохтаҗ кешеләргә ярдәм өчен әһәмиятле корал була ала. Бу тема Татарстан өчен аеруча актуаль, чөнки биредә 2007 ел Хәйрия елы дип игълан ителде.
Журналистлар белән әңгәмәдә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татарстан төбәк оешмасы җитәкчесе Р.Ганибаев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International