Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча Кремльдә киңәшмә

2007 елның 25 мае, җомга
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.Җ.Камалтынов рәислегендә узган Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә эшендә катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Казан шәһәре янындагы муниципаль районнарның авыл җирлекләре чикләрен үзгәртү процедурасы мәсьәләсен тикшерделәр. С.Н.Столяров “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон нигезләмәләренә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртүгә кагылышлы өлешендә аңлатмалар бирде.
Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, Биектау муниципаль райны башлыгы Р.Г.Шаяхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Б.Х.Зиннуров, ТР Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сәхиева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиатуллин, Казан Шәһәр думасы аппаратының норматив-хокук идарәсе җитәкчесе Т.И.Ищенко катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International