ТР Юстиция министрлыгының квалификация комиссиясе Чаллыда

2007 елның 26 мае, шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының квалификация комиссиясе үз эшен дәвам итә. Кичә Чаллыда Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама һәм Сарман районнары җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификация имтиханнары үтте.
Исегезгә төшерәбез, “Татарстан Республикасы граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә класслы чиннар квалификация имтиханнары нәтиҗәләре буенча бирелә.
Җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренә уңайлы булсын өчен, Министрлык җитәкчелеге квалификация комиссиясе эшен урынга чыгып оештыра, шулай итеп суд утырышлары секретарьләре һәм башка хезмәткәрләр төп эшләреннән бик аз бүленәләр. 
Квалификация комиссиясе рәисе Ә.Б.Сираҗетдинов фикеренчә, авыл районнарындагы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең теоретик һәм гамәли әзерлеге башкаладагы һәм республиканың башка шәһәрләрендәге кебек үк югары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International