ТР Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы
2007 елның 28 мае, дүшәмбе
2007 елның 28 маенда ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең Биектау муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды.
Конкурста 3 дәгъвачы катнашты.
Биектау муниципаль районы буенча вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста югары юридик белеме һәм юридик белгечлек буенча эш стажы булган, моңа кадәр ТР ЭЭМның Биектау РЭЭБ вәкаләтле өлкән участок милиционеры булып эшләгән Шакиров Владимир Илгизәр улы җиңеп чыкты.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының җәмәгать судьялары аппараты консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышы булды. Конкурста 4 дәгъвачы катнашты.
Кукмара муниципаль районы буенча вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста югары юридик белеме булган, 2001 елның мартыннан Кукмара районы җәмәгать судьялары аппаратында канцелярия мөдире булып эшләгән Зарипова Гадения Рәфкать кызы җиңде.