ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Муниципаль берәмлекләр советының II съездында

2007 елның 30 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары – ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының II съездында катнашты.
Съезда республикада җирле үзидарә үсеше, аерым алганда финанс һәм мөлкәт базасын булдыру белән бәйле; салымнар җыюның; җирле салымнарны түләүче салым түләүчеләрне исәпкә алуның һәм базасын булдыруның, шулай ук юл төзелешенең, җирләрне межалауның, күчемсез милекне бәяләүнең һәм башка бик күп актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Съезда чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты съезд делегатларын борчыган бер төркем мәсьәләләргә кагылып үтте. Моның белән бергә республика башлыгы ТР Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтүдә аеруча ярдәм итүен билгеләде.
Съезд эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТРның беренче вице-премьеры Р.Ф.Моратов, Казан меры И.Р.Метшин, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе - Чирмешән муниципаль районы башлыгы М.З.Шакиров, Татарстан Республикасы 999 муниципаль берәмлегенең җирле хакимият органнары башлыклары һәм вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International