Кремльдә геральдика тантанасы

2007 елның 30 мае, чәршәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары – ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Казан Кремленең Герблы залында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рәсми символларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бирү тантанасында катнашты.
Тантана барышында 26 муниципаль районы башлыгы үз муниципаль районнырының рәсми символларын РФ Дәүләт геральдика регистрында һәм ТР Геральдика реестрында дәүләт теркәвенә алу турында таныклык алдылар, ә ТРның барлык 45 муниципаль районы башлыклары үз территорияләре герблары һәм флагларының эталон үрнәкләренә ия булды.
Муниципаль районнарның барлык 45 рәсми символы да РФ Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстанның Геральдика реестрына кертелде.
ТР Президентының Геральдика советы әгъзалары алдында әле зур эш тора, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”
ТР Законын кабул иткәннән соң, Татарстанның барлык 999 муниципаль берәмлеге дә җирлекнең тарихи, мәдәни, милли һәм бүтән традицияләрен һәм үзенчәлекләрен чагылдыра торган үз рәсми символларын билгеләргә хокук алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International