Медицина хокукы буенча III Бөтенроссия съезды (Милли конгресс)

2007 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
2007 елның 30-31 маенда Мәскәүдә Медицина хокукы буенча III Бөтенроссия съезды (Милли конгресс) булды, ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Россия медицина фәннәре академиясе, Россия юристлар союзы, И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе булышлыгында үтте. Утырышка Россия Федерациясе субъектларының яртысыннан артык катнашучылардан тыш Белоруссия, Молдова, Балтик илләре һәм Украинадан вәкилләр чакырылган иде.
Съездда (конгресста) катнашучыларга сәламләү сүзен Россия Федерациясе Юристлары ассоциациясе Рәисе Сергей Вадимович Степашин, Россия Федерациясе Юристлары ассоциациясе Идарәсе Рәисе урынбасары Владислав Валерьевич Гриб җибәрделәр.
Медицина хокукы буенча милли конгресс программасының тыгызлыгы һәм фикер алышуга куелган мәсьәләләрнең актуальлеге белән үз өлкәсендә мөһим вакыйга булды.
Утырышларда фикер алышынган фәнни мәсьәләләрнең кайберләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
-         медицина эшчәнлеген хокукый җайга салуның бүгенге көн проблемалары;
-         дәвалау-диагностика процессын юридик тәэмин итү; фармациянең хокукый аспектлары;
-         табиб һәм пациентның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы;
-         медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәү мәсьәләсе һәм һөнәри хокук бозуларны профилактикалау чаралары;
-         уку-укыту программалары һәм медицина хезмәткәрләренең хокукый культурасын үстерү.
Медицина хокукы Милли ассоциацисе Президенты, Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор, Россия Федерациясе атказанган юристы Юрий Дмитриевич Сергеев чакыруы буенча съездда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкиле, юридик фәннәр кандидаты Миңнегулов Илшат Хәмит улы катнашты.
И.Х. Миңнегулов Милли конгрессның пленар утырышында “Табиблар хокукларын саклауның кайбер конституциячел-хокукый мәсьәләләре” дигән доклад белән чыгыш ясады. Үз докладында ул: медицина хезмәткәре һөнәре яңа сыйфат алган – хокукый контроль объектына әверелгән шартларда сәламәтлек саклау турында законнарда пациентлар хокукларын җайга сала торган күрсәтмәләрнең күбрәк булуы ачык күренә, - диде. Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, “пациент-табиб” мөнәсәбәтләрендә оптималь тигезлеккә килергә мөмкинлек биргән Россия Федерациясе Конституциясенең 41 статьясы төзелешенең уңай булып күренүе бәхәссез. Аның кыйммәте шунда: бу статья нигезендә һәр кеше сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукка ия һәм шул ук вакытта аның бирелү рәвеше гражданнарга сәламәтлекләрен ныгытуга ярдәм итүче эшчәнлек алып баруга уңай нигез бирә.
И.Х. Миңнегулов доклады нигезләмәләре барлык чыгыш ясаучыларда да яклау тапты. Шул ук вакытта съезда катнашучылар аның тәкъдимнәрен Медицина хокукы буенча III Бөтенроссия съездының (Милли конгрессның) резолюциясе текстына кертергә кирәклекне таныдылар.
Медицина хокукы буенча Милли конгресс эшенә йомгак ясап, Медицина хокукы Милли ассоциациясе Президенты Ю.Д.Сергеев үз чыгышында дискуссия барышында Россия Федерациясендә сәламәтлек саклауны хокукый тәэмин итүдә проблемаларны хәл итү өчен яңа адым ясалуын билгеләп үтте. Россия Федерациясе хокукының бер тармагы буларак медицина хокукының торгызылуы юлында әле тагын бик күп сәяси-хокукый мәсьәләләләрне хәл итәсе бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International