Республиканың җәмәгать судьялары Интернетка керү мөмкинлеген алачак

2007 елның 1 июне, җомга
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт учреждениесе министрлыкларның ведомство карамагындагы оешмаларын Татарстан Республикасы Телекоммуникацияләренең дәүләт интеграллаштырылган системасына тоташтыруны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат һәм компьютерлар челтәре бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.
Киңәшмәдә республиканың җәмәгать судьялары участокларын Интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсе каралды. “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт учреждениесе белгечләре республика буенча әлеге эшне агымдагы елның 1 июленә кадәр тәмамларга тиеш. Бу - җәмәгать судьялары участокларын “Суд эшчәнлеге” Дәүләт автоматлаштырылган системасы кысаларында гомум юрисдикциядәге судларның гомуми мәгълүмати киңлегенә тоташтыру юлында чираттагы алым.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International