Чаллыдагы теркәүгә алуга кадәр әзерлек үзәге турында

2007 елның 2 июне, шимбә
Чалла шәһәрендә эш сәфәрендә булган юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы урынбасары Ф.И.Андреева белән бергә Чаллыда теркәүгә алуга кадәр әзерлек үзәге оештыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.
Билгеле булганча, килешүләрне һәм милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документларга теркәүгә кадәрге әзерлек үткәргәндә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, 2006 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте документларны рәсмиләштерүнең универсаль административ регламентларын раслаган иде.
Күчемсез милекне теркәүгә алу тәртибен гадиләштергән РФ Президенты Указы чыкканнан соң, теркәү органнарына гражданнарның агымы күпкә артты. Халыкка җир һәм башка күчемсез милек объектларын теркәү процедурасын җиңеләйтү һәм вакытын киметү өчен, Казанда теркәүгә алуга кадәр әзерлек үзәге ачылды. Монда теркәүгә алу өчен кирәкле документлар җыю белән тиешле хезмәтләрнең белгечләре шөгыльләнә. Теркәүгә алуга кадәр әзерлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнар, бөтен рәсмиләштерү эшләре тәмамланганнан соң, милеккә хокукны теркәү турында шартнамәгә бары тик кул гына куялар.
Теркәү хезмәтендәге зур чиратлардан котылуның мондый юлын Чаллыда да кертеп җибәрү тәкъдим ителә.
Чаллы мэриясе үз шәһәрләрендә теркәүгә алуга кадәр әзерлек залы булдыру турында ТР Юстиция министрлыгы тәкъдимен хуплады.
Чаллы шәһәрендә универсаль административ регламентларны гамәлгә ашыруда катнашырга уйлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр катнашында узган очрашу барышында оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды: теркәүгә алуга кадәр әзерлек залы өчен урын бүлеп бирү, эшче урыннар урнаштыру һәм әзерләү, кабул итү вакытында халыкка уңайлыклар тудыру, шулай ук бинага килү юллары һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International