Казанда Бөтенроссия конференциясенә әзерлек буенча киңәшмә

2007 елның 5 июне, сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов 2007 елның 27-28 июнендә Казанда “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” 2006 елның 2 маенда кабул ителгән Федераль законны гамәлгә ашыру буенча хокук куллану мәсьәләсенә багышланган Бөтенроссия гамәли конференциясен үткәрүнең оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынган киңәшмә эшендә катнашты.
Конференция үткәрү теләген Россия Федерациясе Президенты Администрациясе белдерде, ул гражданнарның конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен судтан читтә һәм судта яклауның безнең республикада тупланган зур тәҗрибәсенә бәйле. Искә төшерәбез, “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законы 2003 елда кабул ителгән иде.
Конференциягә әзерлек йөзеннән ТР Юстиция министрлыгына башка ведомстволар белән бергә гражданнарның конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен судтан читтә һәм судта яклау мәсьәләсенә багышланган норматив хокукый актлар җыентыгын әзерләү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар белән риза булмыйча суд тәртибендә шикаять белдерү һәм мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү тәртибен бозган затларны административ җаваплылыкка тарту өлешендә җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенә анализ үткәрү йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International