«Хокук һәм хәят» журналы редакция советының күчмә утырышы

2007 елның 6 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Эшкуарлыкны үстерү агентлыгында «Хокук һәм хәят» иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналы редакция советының күчмә утырышы узды. Көн тәртибендә беренче яртыеллыктагы эш йомгаклары турында фикер алышу һәм алдагы киләчәккә бурычлар, шул исәптән 2007 елның икенче яртысына язылу кампаниясе барышы турында; журналның быелның июлендә басылып чыгачак 4 (45) саны макетын тикшерү һәм раслау мәсьәләләре куелган иде.
Утырышны ТР юстиция министры, редсовет рәисе М.М.Корманов, Агентлык җитәкчесе Г.И.Сергееваны туган көне белән котлап ачып җибәрде. Аннары Мидхәт Мәзгутович җыелган халыкка редсоветның эш йомгаклары турында мәгълүмат бирде, совет әгъзаларына актуаль материалларны катнашулары өчен рәхмәт белдерде, бу мәсьәләдә ул аеруча ТР Конституция судын һәм ТР Дәүләт Советын билгеләп үтте.
Редакция советы әгъзалары Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәйрия елы белән бәйле материаллар уңаеннан берничә конструктив тәкъдим турында фикер алыштылар һәм журнал редакциясендә ай саен күңелне иң борчыган темаларга багышлаган “түгәрәк өстәл”ләр үткәрергә дигән карарга килделәр. Аерым алганда, беренчеләрдән булып балигъ булган һәм моның белән бәйле балалар йортларыннан һәм интернатлардан китәргә мәҗбүр яшьләрнең социаль якланылуы темасы тәкъдим ителде.
Аннары редсовет әгъзалары журналның чираттагы саны макеты турында фикер алыштылар. Журнал битләрендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты һәм әлеге комитетның Эксперт советы эше турында материаллар урнаштыру хакында тәкъдимнәр булды.
Ярлыкау комиссиясе эше турында мәсьәлә дә күтәрелде. Статистика буенча, ел дәвамында Россиядә тугыз кеше ярлыканган. Комитет әгъзалары Ярлыкау комиссиясе “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасында хөкем ителгән гражданнарга мөнәсәбәттә ярлыкау турында акт чыгару темасы хакында фикер алышырга карар иттеләр.
Г.И.Сергеева журнал битләрен эшкуарларга республикада эшкуарлыкны үстерү өчен грантлар бүлеп бирү һәм аларны куллану турында мәгълүматлар бирү өчен файдаланырга кирәк дигән тәкъдим ясады.
Редсовет әгъзалары 2007 елның 7-8 июнендә Казанда үтәчәк Конституциячел хөкем практикасында Европа стандартларын куллануга багышланган Россия Федерациясенең Конституция (уставлы) судлары рәисләренең консультатив Советы утырышына материалларны журналда бастырырга килештеләр.
Агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясе барышы һәм нәтиҗәләре турында, шулай ук тышлыкның дизайнын һәм эчтәлеген (тематикасын) үзгәртү турында баш мөхәррир Х.А.Гайнуллин мәгълүмат бирде.
Фикер алышуларда ТР Арбитраж суды рәисе Р.И.Сәләхов, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Ш.Яһүдин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев, ТР Конституция суды рәисе урынбасары А.Г.Гатауллин, Казан шәһәр Думасы депутаты Ф.Ф.Мифтахов, ҖҮФХИ җитәкчесе Д.Җ.Хәмәдшин, суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Х.Г.Шәрипов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Т.П.Водопьянова, ТР Прокуратурасы вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International