ТР Юстиция министрлыгының Эксперт советы утырышы

2007 елның 6 июне, чәршәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын карап тикшерү кертелгән иде:
Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм “Татарстан Республикасында торак төзелешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Җирле үзидарә органнарына архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”;
“Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләве турында”
“Татарстан Республикасында кулланучылар кәрҗине составы турында”;
“Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында”;
“2006-2010 елларга Татарстан Республикасында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” Программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында”;
“Биектау муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
Эксперт советы әгъзалары карала торган Татарстан Республикасы Законнары проектларын хупладылар һәм югарыда телгә алынган проектларны 2007 елның 7 июнендә ТР Министрлар Кабинетында үтәчәк Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты әгъзалары каравына җибәрергә дигән карарга килделәр.
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышында закон проектларын тикшерүдә Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ә.Сәхиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Апаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Ш.Яһүдин, РФ субъектлары законнары һәм РФ ЮМның Идел буе федераль округы буенча баш идарәсенең ТРда федераль регистр алып бару бүлеге җитәкчесе Ф.Г.Фәтхуллина, КДУның конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы мөгаллиме Е.Б.Солтанов, ТР ЮМның закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, аның урынбасары һәм бүлек белгече Ә.Р.Кәримова, Л.И.Ибраһимова, Д.Е.Соловьева катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International