Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турында нигезләмә нигезендә Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны, шул исәптән матди-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
Эш башкару буенча кулланма нигезендә административ, граждан һәм җинаять эшләрен, күргәзмә дәлилләрне теркәүгә алу һәм алып бару, шулай ук архив материалларын алып бару һәм исәпкә алу мәсьәләләре өйрәнелде.
Моннан тыш, җәмәгать судьялары участоклары биналарының һәм урыннарының сакланылышы, суд утырышлары залында һәм участок урыннарында суд приставлары тарафыннан тәртипнең тәэмин ителеше тикшерелде. ТР Юстиция министрлыгы белгечләре эшнең кулланма нигезендә һәм билгеләнгән таләпләргә туры китереп оештырылуын, Аксубай һәм Чистай районнары җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә карата шикаятьләр белдерелмәвен билгеләп үттеләр.
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә яңадан әзерләү планы буенча җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре “Россия суд эшчәнлеге академиясе”нең Казан филиалында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган квалификация күтәрү курсларында даими укыйлар.