Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә тугыз закон проектын карап тикшерү кертелгән иде.
Беренче булып федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә административ бозулар турында мәгълүмат бирү турындагы мәсьәлә каралды (докладчы – Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторингы комитеты рәисе В.П.Кандилов)
“Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры В.П.Васильев чыгыш ясады.
Закон проекты Дәүләт торак фонды белән бергә эшләп бетерүгә җибәрелде, аннан соң аңа коррупциячеллек предметына экспертиза үткәрергә кирәк дип табылды.
“Җирле үзидарә органнарына архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР законы проектын ТР Министрлар Кабинетының Баш архив идарәсе җитәкчесе урынбасары О.Г.Цыганова тәкъдим итте. Закон проектын Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы белән килештерү өчен җибәрергә дигән карарга килделәр.
“Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында ТР юстиция министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ә.Р.Кәримова чыгыш ясады. Проектны кабул итү максатка ярашлы булмау белән бәйле, ул карап тикшерүдән төшерелде.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында” Татарстан Республикасы законы проекты Комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм аны ТР Министрлар Кабинеты каравына кертү турында килешенде.
“Татарстан Республикасында кулланучылар кәрҗине составы турында” Татарстан Республикасы законы проекты белән ТР хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министры Б.Ф. Захаров чыгыш ясады
Яңа закон проектын эшләүнең сәбәбе – “Татарстан Республикасында кулланучылар кәрҗине турында” ТР Законы 2002 елның февралендә кабул ителгән иде, ә халыкның төп социаль-демографик төркеме өчен кулланучылар кәрҗине ТР Дәүләт Советы тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты бирүе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган методик тәкъдимнәр нигезендә биш елга бер тапкырдан да ким булмаган ешлыкта билгеләнә.
Юридик техниканы исәпкә алып, Комитет әгъзалары әлеге закон проектын эшләп бетерергә җибәрделәр.
“Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” һәм “2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” Прогрраммасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” чираттагы ике закон проектын шулай ук ТР хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министры Б.Ф.Захаров тәкъдим итте.
ТР Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министрлыгына 2007 елның сентябренә кадәр яңа закон проектын эшләргә, анда аерым алганда хезмәтне саклау өлкәсендә миграция хезмәте, җирле үзидарә органнары, ЭЭМ һәм башка мәнфәгатьле водомстволар белән багланышлар өлкәсендә нигезләмәләрне карарга йөкләнде.
“2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” Прогрраммасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты турында фикер алышканнан соң, закон проектын Комитет әгъзалары күрсәтмәләрен исәпкә алып эшләп бетерергә җибәрделәр.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры З.Н.Абдуллин “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында сөйләде. Закон проекты РФ Урман кодексын гамәлгә ашыру максатында эшләнгән, әмма проект федераль законнарның күп кенә нормаларын кабатлый, шулай ук аерым нигезләмәләрне кирәгеннән артык җентекли. Моның белән бәйле аны эшләп бетерергә җибәрделәр.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ә.Р.Кәримова сөйләп аңлаткан “Биектау муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм аларның статусын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Републикасы законы проекты турында фикер алышканнан соң, аны хуплау турында карар кабул ителде. 2007 елның 8 июнендә бу закон проекты ТР Министрлар Кабинетына кертелде.