Юстиция министры М.М.Корманов финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә

2007 елның 8 июне, җомга
Бүген юстиция министры М.М.Корманов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе эшендә катнашты. Анда 2007 елның 5 аена Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2007 елга ТР финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне ТР Финанс министрлыгы оештырды.
Чара видеоконференция режимында үтте, анда республиканың барлык муниципаль районнары катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов алып барды.
Мәсьәлә турында фикер алышуларда ТР Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, Республиканың Хисап палатасы, Күчемсез милек объектлары кадастрлары федераль агентлыгының территориаль идарәләре, Федераль теркәү хезмәте һәм Җир кадастры палатасы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәгә республика территориясендә гамәлдә булган финанс ведомстволары белгечләре һәм җитәкчеләре чакырылган иде.
Республика киңәшмәсендә төп игътибар җирле бюджетларның керем өлешен формалаштыручы мөһим чыганакларның берсе булган җир салымын җыюны арттыруга юнәлтелгән чараларга бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International