ТР юстиция министры М.М.Корманов Кремльдә РФ Конституция Суды Рәисе В.Д.Зорькин белән очрашуда
2007 елның 9 июне, шимбә
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең РФ Конституция Суды Рәисе В.Д.Зорькин белән очрашуында катнашты, ул Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә үтте.
Искә төшереп үтәбез, Россия Конституция Суды Рәисе Татарстан башкаласына “Россия Федерациясендә конституциячел хөкем практикасында европа стандартлары” дигән темага РФ субъектларының конституция (уставлы) судлары рәисләренең консультатив советы утырышында катнашу өчен килде.