Россия Федерациясе Президентының Россия дәүләт хезмәте академиясендә квалификация күтәрү

2007 елның 9 июне, шимбә
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрүгә хокукка һәм әлеге хокукны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия. Агымдагы елның июнь аенда ТР юстиция министры киңәшчесе А.М.Чашин ике атна дәвамында Россия Федерациясе Президентының Россия дәүләт хезмәте академиясенең һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү институтында “Милли һәм федератив багланышлар белән дәүләт идарәсе” темасына дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары җитәкчелек хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларында укып кайтты.
Уку-укыту планы кысаларында тыңлаучылар ЮНЕСКО Генераль директоры Г.З.Юшкявичюс, дәүләт милли сәясәтен законнар белән тәэмин итү турында сөйләгән РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Е.Н.Трофимов; РДХАнең һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү институты директоры, т.ф.к., профессор А.П.Тупикин; т.ф.д., профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе В.А.Михайлов лекцияләрен тыңлау мөмкинлегенә ия булдылар.
Бу уку агымында катнашучылар ф.ф.д., профессор, РФнең Таҗикстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Р.Г.Абдулатыйпов; Идел буе федераль округында федератив һәм этномилли мөнәсәбәтләрне сәяси-хокукый җайга салу тәҗрибәсе турында сөйләгән п.ф.д., профессор, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары В.Ю.Зорин; федератив дәүләтләрдә сәяси-хокукый ассиметрияне, Россиядә һәм чит илләрдә аның үзенчәлекләрен үз чыгышында аңлатып биргән п.ф.д., профессор, РФ Президентының ТРда Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары М.В.Столяров; РФдә федератив мөнәсәбәтләр үсешенең актуаль проблемалары турында бәян иткән ю.ф.д., профессор, РФ Хөкүмәтенең Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты директорының беренче урынбасары Ю.А.Тихомиров белән очраштылар.
Милли һәм федератив мөнәсәбәтләр белән дәүләт идарәсе буенча материаллар буенча чыгыш ясарга күп кенә билгеле галимнәр, сәясәтчеләр, РФ Президентының Россия дәүләт хезмәте академиясе, Россия фәннәр академиясе, РФАнең АКШ һәм Канада институтлары, РФАнең Социология институты, шулай ук РФАнең Тикшеренү үзәкләре һәм мәскәү югары уку йортлары җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләре җәлеп ителгән иде.
Дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарының җитәкчелек хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү курсларында Федерация Советы Аппараты, РФ Президенты Аппараты, РФда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил аппараты, РФ Юстиция министрлыгы, кайбер федераль хезмәтләр, Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International