Күчмә семинар-киңәшмә

2007 елның 11 июне, дүшәмбе
2007 елның 5-7 июнендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков “Татарстан Республикасында граждан җәмгыятен төзү факторы буларак җирле үзидарә үсеше: беренче адымнар, тәҗрибә, проблемалар” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Ул анда “Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирүне хокукый җайга салу турында” дигән доклад белән чыгыш ясады.
“Түгәрәк өстәл» «Бердәм Россия» БСПнең ТРБнең 2007-2008 елда булачак сайлау кампанияләренә әзерлеге уңаеннан региональ структуралар җитәкчеләре өчен күчмә семинар-киңәшмә кысаларында оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International