Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә институтында уку-укыту

2007 елның 11 июне, дүшәмбе
2007 елның 7-8 июнендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә институтында “Гамәлдәге һәм кабул ителә торган законнар яссылыгында Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре арасында вәкаләтләрне, мөлкәт һәм финанс йөкләмәләрен алмашу” программасы буенча кыска вакытлы укуда булды.
Семинар РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Комитетларының, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының, Россия Финанс министрлыгының, “Җир” Федераль кадастр үзәгенең җитәкчеләре һәм әйдәүче белгечләре катнашында Россия Федерациясе субъектлары администрацияләре һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен оештырылган иде.
Семинар программасына “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” ФЗ проекты яссылыгында дәүләт хакимияте баскычлары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне һәм алып бару предметларын чикләү турында; муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне, шулай ук РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр арасында мөлкәтне чикләү турында; яңа шартларда җирле бюджетларга финанс ягыннан ярдәм күрсәтү механизмы һәм башка темалар кертелгән иде. Тыңлаучыларга муниципаль берәмлекнең идарә итү органнарын төзү буенча, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән модельле законнар һәм өлге хокукый актлар эшләү буенча гамәли киңәшләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International