Мәләкәс техникумында очрашу

2007 елның 13 июне, чәршәмбе
Алда сезне бары тик шатлыклы көннәр генә көтеп торсын, онытмагыз – сез үз мәктәбегездән чыккан!”, - дигән шагыйрь, меңләгән мәктәп, техникум, югары уку йортларын тәмамлаучылар үз белем учагы диварлары белән саубуллашып, тормышка юллама алганда.
Һәр яз уку елы ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Димитровград шәһәренең Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумы педагоглары һәм укучылары коллективы белән очраша. Мидхәт Мәзгутович техникумны 1977 елда тәмамлый, әмма уку йорты коллективы белән бүгенге көнгә кадәр тыгыз элемтәдә тора. Берничә ел дәвамында, рәхмәтле укучы булрак, үз техникумында “Елның иң яхшы студенты” номинациясендә бүләкләү үткәрә. Аның соравы буенча, уку йорты администрациясе “Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов премиясе” дигән премияне гамәлгә кертте.
Бу юлы да очрашу көтеп алынган, җылы һәм тантаналы булды. Иң беренче министр хокук өйрәнүче студентлар өчен Россия конституциячел хокукы буенча тасвирлама лекция укыды, РФ Конституциясенең кайбер нигезләрен аңлатты һәм хокукның төрле тармаклары буенча күпсанлы гамәли сорауларга җавап бирде. Аннан соң бүләкләүнең күңелле өлешенә күчте. “Елның иң яхшы студенты” номинациясендә “Исәпләү техникасын һәм автоматлаштырылган системаны программалар белән тәэмин итү” белгечлеге буенча укучы 3 курс студенты К. Владимиркин җиңде, аңа министр 20 урта махсус белем бирү йорты укучысы степендиясе зурлыгында акчалата премия һәм әлеге җиңүне раслаучы грамота тапшырды.
Саубуллашканда студентлары М.М.Кормановны янәдән кунакка чакырдылар, шулай ук югары вазыйфа биләп торуына карамастан, Татарстан Республикасы юстиция министрының аралашучан һәм гади булуын билгеләп үттеләр, ә сыйныф җитәкчесе аны үзенең иң игътибарлы һәм рәхмәтле укучысы итеп саный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International