Казанда судьяларның квалификация коллегиясе киңәшмәсе

2007 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов “Корстон” СКККда узган Россия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегиясе киңәшмәсендә катнашты.
Көн тәртибенә судьялар, суд рәисләре вазыйфаларына кандидатларны сайлау, суд дисциплинасы мәсьәләләре кертелгәне иде. Алар турында фикер алышу өчен Идел буе федераль округына кергән субъектлар судьяларының квалификация коллегиясе вәкилләре чакырылган иде.
Фикер алышу барышында судьяларның квалификация коллегиясе эшчәнлеген регламентлаштыручы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә, суд вазыйфаларына кандидатлар тарафыннан бирелгән документларның һәм белешмәләрнең дөреслеген тикшерүне хокукый җайга салу һәм аның практикасы проблемаларына, шулай ук кандидатларны сайлау һәм суд этикасы проблемаларына тукталып үтелде. 
Иртәгә семинар-киңәшмәдә катнашучылар эшләрен дәвам итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International