Административ регламентлар буенча киңәшмә

2007 елның 15 июне, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу өчен документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентларын раслау турында” Татарстан Республикасы Президенты указы проектын килештерү мәсьәләләсенә багышланган киңәшмә булды.
Исегезгә төшереп үтәбез, регламентлар проекты милек алыш-бирешләрен һәм аңа хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документларны теркәүгә алуга кадәр әзерләгәндә дәүләт хезмәтләре күрсәтү максатларында эшләнде.
Киңәшмәдә ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсендә, ТР Юстиция минисрлыгында, ТР Министрлар Кабинеты каршында Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгендә инде килештерелгән һәм хәзерге вакытта ТР Прокуратурасында әлеге процедураны узучы универсаль регламентларның проектлары турында фикер алышынды.
Фикер алышулардан соң, киңәшмәдә катнашучылар регламентлар проектларын балигъ булмаганнарның торакларын саклап калу мәсьәләсендә опека һәм попечительлек органнарының фикерләрен искә алу максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә килештерү өчен җибәрергә дигән карарга килделәр.
Министрлыкның, хезмәтнең һәм ведомствоның универсаль регламентларын гамәлгә ашыруда мәнфәгатьле барлык затлар да регламент проектларына карата үзләренең тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен бу елның 20 июненә кадәр кертә алалар.
Мәсьәлә буенча фикер алышуда ТР Прокуратурасы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Минстройжилкомхозның “Техник инвентаризация бюросы” ДУП, “Казан шәһәре торак мәйданын хосусыйлаштыру агентлыгы” МУП, Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгының ТР буенча идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты каршында ИСТҮ, Казан риэлторлар гильдиясе, Региональ риэлторлар гильдиясе, Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International