Кичә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Татарстан Республикасы Иминлек советының Мәгълүмати куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссиясенең Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында мәгълүмати яклау мәсьәләләренә багышланган утырышы булды. Анда берничә министрлык катнашты.