Тарловкада инициативалы төркем белән очрашу

2007 елның 18 июне, дүшәмбе
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Тарловка поселогында яшәүчеләрнең инициативалы төркеме белән очрашты.
Аның белән бергә очрашуга ТР Дәүләт советы депутаты А.С.Евдокимов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары белән багланышлар оештыру бүлеге җитәкчесе А.Г.Исхаков, ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты аппараты җитәчесе Р.М.Усманов һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, шулай ук Алабуга, Чаллы шәһәре һәм Тукай районы федераль салым хезмәте инспекциясе вәкилләре килде.
Исегезгә төшереп үтәбез, Тарловка халкы берәр муниципаль берәмлеккә кушылу мәсьәләсен хәл итә, чөнки поселок өч район – Алабуга, Тукай, Чаллы - тоташкан урында урнашкан.
 Кушылуның төрле вариантлары турында инициативалы төркем белән фикер алышып, юстиция министры һәр вариантның да уңай һәм тискәре якларын ассызыклады, ә республика министрлыклары һәм салым хезмәте вәкилләре поселок территориясенең социаль-икътисадый үсешенә басым ясады.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, инициативалы төркем Тарловка халкын сораштырырга һәм соңгы нәтиҗәне кабул итәргә карар кылды.
Эшлекле сәфәр барышында М.М.Корманов шәһәр суды рәисе Р.Н.Хәмитов белән очрашты, аның белән Чаллы шәһәрендә җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру мәсьәләсе турында сөйләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International