ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы

2007 елның 18 июне, дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы узды. Фикер алышуларның төп темасы – республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан суд эшчәнлеген һәм гражданнарны кабул итүне гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудыру иде.
Төп доклад белән ТР юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Министр мәгълүматлары буенча, республикада 168 җәмәгать судьялары суд участогы эшли, аларда 166 җәмәгать судьясы суд эшчәнлеген гамәлгә ашыра. 2006 елда 300 мең граждан үзләренең мөһим мәсьәләләрен җәмәгать судьялары аша хәл иткән. Узган елда бер җәмәгать судьясының айлык эшчәнлеге 164,8 дело тәшкил иткән.
Бүгенге көндә җәмәгать судьяларын канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. Телефон элемтәсе, җиһазлар һәм күчермә ясау техникасы белән тәэмин итү мәсьәләләре көн тәртибеннән алынган.
ТР Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары суд участокларын биналар һәм хезмәт урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә.
Соңгы өч елда тулысынча Татарстан бюджеты чаралары хисабына Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру өчен биналар төзелгән һәм куллануга тапшырылган. Быел Әлки районында җәмәгать судьясы суд участогы төзелеше тәмамланачак. Шулай ук Азнакай, Чистай, Кукмара, Актаныш, Менделеевск, Мамадыш, Буа, Яңа Чишмә, шулай ук Казанның Идел буе һәм Яңа Савин районнары җәмәгать судьялары төзекләндерелгән биналарга күчтеләр.
Күрелә торган чараларга карамастан, җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру проблемасы кискен булып кала бирә.
ТР Хөкүмәте Президиумы утырышында чыгыш ясаучылар яңгыраткан проблемалар арасында җәмәгать судьяларының гражданнарны кабул итү һәм суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урыннар белән тәэмин ителмәве (аеруча бу проблема Чаллыда актуаль), компьютерлар җитмәү, шулай ук штат берәмлекләренең тулы булмавы төп урынны алып тора. Моннан тыш, эш күләме арту белән бәйле бүген җәмәгать судьяларының ярдәмчеләр (яки консультантлар) вазыйфаларын кертү зарурлыгы туды, гәрчә җәмәгать судьялары аппараты штатында судья ярдәмчесе каралмаган булса да.
Юстиция министры ассызыклап үткәнчә, җәмәгать судьялары участоклары биналарын капиталь һәм агымдагы ремонтлауны финанслау күләмнәре елдан ел кими бара. Әгәр 2004 елның икенче яртысында ремонт эшләренә 7 млн. 215 мең сум бюджет чаралары бүлеп бирелгән булса, быел, узган елдагы кебек, бу сумма 2 млн. 400 мең генә. Финанслауның җитмәве җәмәгать юстициясенең тулысынча эшләве өчен шартлар тудыруда төп проблема булып кала бирә.
Президиум утырышында чыгыш ясаган ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры А.Н.Никифоров эшчәнлекләрен мәгълүматлаштыру өлкәсендә җәмәгать судьялары эшенең нәтиҗәлелеген яхшырту өлешендә якын арада гамәлгә ашырылырга мөмкин чараларны санап китте. Ул “Җәмәгать судьялары” программа комплексын сатып алу өчен 2006 елда МТҮ экономияләгән чараларны кулланырга, ә эшләнмәне суд участокларына кертү өчен инде үз ведомстволары өчен профильле булмаган мәгълүмати эшләнмәләрне, шул исәптән белешмәләрнең югары конфиденциальлеген тәэмин итә торганнарны, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр арасында тарату тәҗрибәләре булган ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты белгечләрен җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Ахырда ТР Премьер-министры министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә җәмәгать судьяларына эш өчен һәм гражданнарны кабул итү өчен тиешле шартлар тудыру буенча күрсәтмәләр бирде, чөнки, аның сүзләренә караганда, эш өчен тиешле шартларның булмавы – бу хакимиятнең барлык структураларының эшләп бетермәү нәтиҗәсе. ТР Юстиция министрлыгына һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Премьер-министр бөтен республика буенча җәмәгать судьяларының эш мәйданнары белән тәэмин ителеше мониторингын үткәрергә һәм җәмәгать судьяларына ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы балансындагы биналарны бирергә, бу проблеманы хәл итүгә, шулай ук мәйданнары булган муниципаль районнарның хакимиятләрен дә тартырга тәкъдим итте.
ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, җәмәгать судьяларын яхшы урыннар белән тәэмин итүне, бу бурыч күпчелек очракта хакимиятнең җирле органнарына йөкләнгән, ТР Президенты исеменә мәгълүмати хат тәэмин итәчәк, анда һәр муниципаль берәмлек буенча суд участокларының биналар (урыннар) белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе күрсәтеләчәк.
Татарстан Премьер-министры: техник тәэмин ителешкә һәм җиһазлауга республика бюджетыннан кирәкле чаралар бүлеп биреләчәк, моннан тыш ТР Министрлар Кабинеты суд участокларын кадрлар белән ныгытырга уйлый, - дип сүз бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International