Ведомство норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча укулар
2007 елның 19 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт хезмәте институтында ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының коррупциячел хокук бозуларны кисәтү функцияләре бирелгән җаваплы затлары белән укулар үткәрде.
Мидхәт Мәзгутович “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча укучы курс тыңлаучыларга ведомство норматив хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза әзерләү һәм үткәрү эшен оештыру турында сөйләде.
Укуларны үткәрү башлангычы белән Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру бүлеге чыкты.
Исегезгә төшерәбез, 2006 елның 16 октябрендәге 516 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2006-2008 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасы расланды. Аның нигезендә Программаны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнде.