Үз чыгышында министр ТР Юстиция министрлыгында 2002 елдан бирле чыгып килүче һәм Интернет челтәрендә урнаштырылган “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналы турында, шулай ук Интернет челтәрендә урнаштырылган Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкының Интернет-версиясе турында искә алды.
Юстиция министры М.М.Корманов белән туры эфирны тыңлаучылар һәм катнашучылар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының заманча роле һәм бурычлары турында үзләренә яңа күзаллау булдырдылар.