Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советында ТР юстиция министры М.М.Корманов чыгышы

2007 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов рәислегендә Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышы булды, анда ике ведомствода – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләсе турында фикер алышынды. Төп доклад белән ТР юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Ул ике министрлыкта да күптән түгел генә узган тикшерү нәтиҗәләренең эшчәнлекнең коррупция куркынычына аеруча дучар булган юнәлешләрен җайга салучы норматив хокукый актлар исемлегенең булмавын күрсәтте, шуның нәтиҗәсендә күрсәтелгән актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрелмәвен ассызыклады.
Юстиция министры мондый хәлнең ведомстволарның үз гаепләре белән түгел, ә аларда тиешле эшнең оештырылмаганлыгы нәтиҗәсендә килеп чыгуын аңлатты, шул ук вакытта Татарстан Республикасында хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза оештыру буенча эшнең башлангыч баскычта булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, күп очракларда коррупция куркынычы дәүләт хакимияте органнары дәрәҗәсендә юк ителә алмый, чөнки күп кенә регламентлаштыручы документлар федераль үзәк тарафыннан кабул ителә.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы әгъзалары хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрергә Татарстан Республикасы вәкаләтле органы сыйфатында ТР Юстиция министрлыгын билгеләргә һәм моңа бәйле Министрлыкка бу мәсьәләне гамәлгә ашыру өчен кирәкле оештыру чараларын күрүне йөкләргә дигән карарга килделәр. Моннан тыш, ТР Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге катнашында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы затларга укулар оештырырга, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне җайга салучы НХА пакетын эшләргә дигән тәкъдим белән чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International