Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү комиссияләре рәисләренең бөтенроссия җыенын үткәрү турында киңәшмә

2007 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органннары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков гадәттән тыш хәлләрне кисәтү я юк итү һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма органнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләре рәисләренең уку җыенын үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Ул ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә үтте.
Киңәшмәдә бу елның 4-6 июлендә «Корстон» МККда үтәчәк гадәттән тыш хәлләрне кисәтү я юк итү һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма органнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләре рәисләренең I Бөтенроссия җыенында катнашучыларны каршы алу һәм җыенны үткәрү белән бәйле оештыру моментларын тикшерделәр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары А.П.Чуприянов җитәкчелегендә ГХМның Үзәк аппартының департаментлары һәм идарәләре җитәкчеләре килүе көтелә.
Теоретик дәресләр, гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗны гамәлгә ашыру өлешендә кайбер төбәкләрнең алдынгы тәҗрибәсен тарату белән бергә Бөтенроссия җыены программасында гамәли дәресләр һәм тактика-махсус укулар үткәрү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International