ТР Президентының Дәүләт хезмәте институтында укулар
2007 елның 22 июне, җомга
Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт хезмәте институтында 19 июньнән 21 июньгә кадәр Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының коррупциячел хокук бозуларны кисәтү функцияләре бирелгән җаваплы затлары белән тематик укулар үтте.
Билгеле булганча, 2006 елның маенда безнең республикада “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” ТР Законы кабул ителде, аның нигезендә ТР министрлыкларында һәм ведомстволарында аларның җитәкчеләренең хокукый актлары белән үз махсус бүлекчәләре төзелде яки коррупциячел хокук бозуларны кисәтү функцияләре бирелгән җаваплы затлар билгеләнде.
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә бөтен эшчәнлекне координацияләүне ТР Президенты Указы белән ТР Президенты Аппаратында оешкан Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге тормышка ашыра.
Укулар тәмамланганнан соң, курсны тыңлаучылар “Коррупциягә каршы сәясәтнең гамәли аспектлары” программасы буенча кыска вакытлы квалификация күтәрү турында таныклык алдылар.