Татарстан Республикасында “ашыгыч юридик ярдәм” үзәкләрен төзү
2007 елның 23 июне, шимбә
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узган “Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү” проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем төзү буенча оештыру җыенында катнашты.
Сүз Татарстан Республикасында халыкка хокукый ярдәм үзәкләрен төзү турында барды. Әлеге мәсьәләне хәл итү ике өстенлекле юнәлешне үстерү аркылы барыр дип күзаллана: төрле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү һәм консультацияләү я юридик белемнәрне гомумпропагандалау. Әлеге проектта төп урын Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясенеке. Россия юристлары ассоциациясе рәисе С.В.Степашин сүзләренә караганда, “...киләсе елда Россия юристлары ассоциациясе эшчәнлегенең төп юнәлешен төбәкләрдә халык өчен даими эшли торган “ашыгыч юридик ярдәм” үзәкләре төзүдә күрә”.
Проектның партнерлары Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор аппараты, Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясе, “Бердәм Россия” сәяси партиясе, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасының юридик югары уку йортлары, ТР Адвокатлар палатасы (социаль адвокатура) һәм башкалар булачак.