Юстиция министры М.М.Корманов Алабугада ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында

2007 елның 26 июне, сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының Алабугада узган күчмә утырышы эшендә катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек иде. Бәйрәм итү халыкара характер ала бара, шуңа күрә дә тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиеш. Алабуга юбилеена 20 дәүләттән вәкил килергә җыена.
Утырыш башланганчы, анда катнашучылар шәһәрне карап чыктылар һәм үткәрелә торган эшләрнең зурлыгына инандылар. Юбилейга әзерлек – ул борынгы шәһәрнең архитектура ансамблен торгызу, аны туристлык үзәгенә әверелдерү, инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай очрак.
Утырышта сүз бәйрәмнең “мәдәни” өлеше турында, куркынычсызлык булдыру хакында, ә иң мөһиме – объектларны реконструкцияләүне һәм төзүне үз вакытында тәмамлау турында барды.
Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары шулай ук утырышның көн тәртибендәге башка мәсьәләләрне дә карап тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International