Юстиция министры М.М.Корманов ТР Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында

2007 елның 26 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында катнашты. Гомуми җыелышның беренче көне утырышында ТР Президенты М.Ш Шәймиев катнашты.
Татар галимнәре форумы эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты А.Шаммазов җитәкчелегендәге БР ФА делегациясе, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, ФТИ директорлары, иҗади берләшмәләр вәкилләре катнашты.
Ике көн дәвам итәчәк гомуми җыелышта Академиянең биш еллык эшчәнлегенең төп йомгаклары чыгарылачак һәм ТР ФАнең киләчәк эшчәнлеге бурычлары билгеләнәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 15 ел гамәлдә булу дәверендә беренче тапкыр масштаблы сайлаулар үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International