Матди чараларны ҖҮИ органнарына тапшыру турында

2007 елның 27 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнарына мөлкәтне һәм бүтән матди чараларны тапшыру турында мәсьәлә каралган киңәшмә утырышында катнашты.
Мәсьәлә турында фикер алышу ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары арасында багланышлар оештыру бүлегендә ТР МК Аппаратының Хокук идарәсе, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР МКның ЗАГС идарәсе вәкилләре катнашында үтте. 
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен, аерым алганда граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнарына матди чараларны һәм мөлкәтне тапшыру турында фикер алыштылар.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү 14 ТР законы кабул ителде. Хәзер хокукый актларны эшләү һәм ҖҮИ органнарына тапшырыла торган мөлкәт исемлеген әзерләү бара.
Әлегә мөлкәтне һәм матди чараларны тапшыру мәсьәләсен ЗАГС органнары гына ТР Министрлар Кабинетында эш киңәшмәсендә тикшерде. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары арасында багланышлар оештыру бүлеге җитәкчесе А.Г.Исхаков алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International