Министр урынбасары А.А.Ощепков ТР Муниципаль берәмлекләре советы Президиумы утырышында

2007 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы Президиумы утырышы эшендә катнашты, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үтте.
Көн тәртибенә Муниципаль берәмлекләр советының икенче съезды йомгакларына багышланган мәсьәлә кертелгән иде. Совет рәисе, Чирмешән муниципаль районы башлыгы М.З.Шакиров җиткергән мәгълүматны тыңлап тикшергәннән соң, Президиум әгъзалары Муниципаль берәмлекләр советына Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Муниципаль берәмлекләр советының икенче съездында Татарстан Республикасы Президенты һәм съезд делегатлары әйткән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләүне тапшырды. Аннары Президиум әгъзалары “Архив эше өлкәсендә җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”, “ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең социаль-мәдәни өлкәдә мәгълүмати багланышлары турында” ТР Министрлар Кабинеты карарлары проектларын, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасында табигый һәм локаль монополияләрне җайга салу өлкәсендә багланышлары Регламентын карап тикшерделәр. Барлык документлар да хуплау тапты һәм ТР Министрлар Кабинетына җибәрелде.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе К.Н.Новикова тәкъдим иткән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты карап тикшерүдән төшерелде һәм эшләп бетерергә җибәрелде.
ТР Муниципаль берәмлекләре советының башкарма секретаре А.Г.Барышев Президиум каравына “2007 елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре” Республика конкурсын үткәрү турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Фикер алышулардан Президиум әгъзалары 2007 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр “2007 елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре” Республика конкурсын үткәрү турында карар кабул иттеләр, Конкурс турында нигезләмәне һәм Оештыру комитеты составын расладылар.
Президиум утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International