ТР юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” ТР законы проекты турында фикер алышуда

2007 елның 29 июне, җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” ТР законы проекты турында фикер алышынган эшче төркем утырышында катнашты.
Эшче төркем утырышында ТР Юстиция министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Яшьләр, спорт һәм туристлык министрлыгы тарафыннан кертелгән күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр каралды. Юстиция министрлыгы белгечләренең күрсәтмәләре эшче төркем әгъзалары тарафыннан тулы күләмдә хупланды. Фикер алышканнан соң, күрсәтмәләрне исәпкә алып, закон проектын эшләп бетерү һәм ТР Дәүләт Советы каравына җибәрү турында карар кылынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International