Өченче курсны бетергәннәре ике атна дәвамында җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты эше белән, ә калганнары Министрлыкның һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр эшен оештыру белән танышачак. Моңа бәйле рәвештә, министр студентларның практикасын үткәрүнең графигын раслады, анда бүлекләр җитәкчеләре, Министрлык җитәкчелеге, министр ярдәмчесе һәм белгечләр җәлеп ителгән. Булачак юристлар өчен лекцияләр һәм гамәли дәресләр эшләнгән, аларда студентлар Министрлыкның закон проектлары белән эшләве, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү функцияләре, хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән эш, дәүләт нотариаты, кадрлар бүлеге, ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге эше, РФ һәм РФ субъектлары арасында вәкаләтләр бүлешү принцибын гамәлгә ашыру турында, шулай ук башка файдалы мәгълүматлар алачак.