Биектау районында Дәүләт Советы комитетының күчмә утырышы

2007 елның 3 июле, сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Биектау муниципаль районында узган ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышында катнашты.
Депутатлар җирле үзидарә турында Татарстан законнарын Биектау муниципаль районы территоиясендәге авыл җирлекләрендә тормышка ашыру практикасы турында фикер алыштылар, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында “Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектын һәм “Шәхси ярдәмче хуҗалык турында” Федераль законны (хуҗалык кенәгәләрен алып баруны җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертеп карау өлешендә), шулай ук Башкортостан Республиксыннан һәм Чукотка автономияле округыннан парламентарияләрнең закон чыгару башлангычларын карап тикшерделәр.
Комитет эшендә районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International