Юстиция министры М.М.Корманов Апаста семинар-киңәшмәдә

2007 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Кичә юстиция министры М.М.Корманов Апас район үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев, ТР Премьер-министры  Р.Н.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары А.П. Гусев, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов, Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин катнашында узган семинар-киңәшмәдә катнашты, анда республикада “Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру һәм 2007 ел уңышын җыеп алу бурычлары турында мәсьәләләр каралды.
Сүз өстенлекле проектны гамәлгә ашыру өлкәсендә эшнең әйдәүче юнәлешләре, шул исәптән кече эшкуарлыкны, кредитлар бирүне үстерү турында барды. М.Г.Әхмәтов республиканың агросәнәгать комплексында ирешелгән күрсәткечләр турында һәм 2007 ел уңышын җыеп алу бурычлары турында сөйләде, шулай ук министр терлек азыгы әзерләүгә дә тукталды.
Вице-премьер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен үстерү өчен шартлар тудыруда ҖҮИ җитәкчеләренең тоткан урынын, аерым алганда идарә итү факторына басым ясады. Нәкъ моның белән ул районнар арасында агросәнәгать комплексы тармакларын үстерү темпларындагы шактый зур аерманы аңлатты. Бирелгән кредитлар – җирле үзидарә башлыкларының авыл халкы мәнфәгатьләренә игътибар дәрәҗәсенең чагылышы.
Семинар-киңәшмәдә шулай ук министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International