ТР юстиция министры М.М.Кормановның ТР Дәүләт Советы сессиясендә чыгышы

2007 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 32 нче сессиясе эшендә катнашты, анда ул “Биектау муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында сөйләде.
Аны әзерләү зарурлыгы ТР Биектау муниципаль районының Константиновка һәм Пермяк авыл җирлекләренең җир ресурсларыннан файдалануны оптимальләштерү белән аңлатыла.
Уйланылган үзгәртү хәзерге вакытта Константиновка авыл җирлеге чикләрендә урнашкан җир кишәрлеген Пермяк авыл җирлеге территориясенә кертеп караудан гыйбарәт. Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта авыл җирлекләре арасындагы чик федераль әһәмияттәге автомобиль юлы буйлап үтәчәк. Мондый чишелеш муниципаль районның территориясеннән нәтиҗәле файдалану күзлегеннән максатка ярашлы дип күзаллана.
Сессия эшендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев, ТР Премьер-министры  Р.Н.Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, суд органнары һәм ТР Прокуратурасы җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International