Юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков «Земля» РКҮ»ндә киңәшмәдә

2007 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков «Земля» РКҮ» ААҖдә киңәшмәдә катнашты, анда Фәнни шәһәрчек торак пунктындагы йортларның кайсы территориягә каравын, аерым алганда, югарыда телгә алынган шәһәрчекнең Казан шәһәре яки Биектау муниципаль районы территориясенәме каравын билгеләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының тулы вәкаләтле вәкилләре, Совет районы администрациясе, ТР Министрлар кабинетының ИСТҮ, ТРның Социаль-икътисадый мониторингы буенча комитеты, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДУ башлыклары катнашты.
Барлыкка килгән хәл турында фикер алышканнан соң, киңәшмәдә катнашучылар «Земля» РКҮ» ААҖ бәяләмәсен алырга дигән фикергә килделәр. Аның нигезендә Фәнни шәһәрчек торак пунктындагы торак йортлар муниципаль берәмлекләрнең берәрсенә - Биектау муниципаль районына яки Казан шәһәренә кертеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International