“Муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры турында” ТР законы проекты “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” ФЗның 7 ст. таләпләре нигезендә эшләнгән. Ул җирле үзидарә органнары буенча вазыйфаларны классификацияләү практикасын исәпкә алып, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген чикләүне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
“Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең муниципаль вазыйфалары белән дәүләт хезмәте вазыйфаларының туры килүе турында” ТР законы проекты "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең муниципаль вазыйфалары реестры турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итү белән бәйле әзерләнгән, анда шәһәр округында муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлегенә бер төркем яңа вазыйфалар өстәлгән.
Эшче төркем әгъзалары шулай ук “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проектын карап тикшерделәр. Закон ппроектының төп максаты – аны федераль законнарга туры китерү.
Фикер алышулардан соң, өч проект та җирле үзидарә органнарына һәм эшче төркем әгъзаларына 20 августка кадәр тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирү вакыты билгеләнеп, карап тикшерү өчен җибәрелде.
Утырышны ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина алып барды.