Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР җәмәгать судьяларына урыннар бүлеп бирү турында киңәшмә

2007 елның 6 июле, җомга
Бу елның июнь аенда Татарстан Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм гражданнарны кабул итү өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләсен карап тикшергән ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы булган иде.
2007 елның 5-6 июнендәге ТР Министрлар Кабинеты Президиумы карарларын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен урыннар бүлеп бирү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Тема буенча фикер алышуда 21 муниципаль берәмлектән вәкилләр катнашты.
Киңәшмә барышында җәмәгать судьяларын биналар һәм хезмәт өчен урыннар белән тәэмин ителешнең чынбарлыктагы шартлары ачыкланды, шулай ук әлеге мәсьәләләрне хәл итүнең юллары билгеләнде.
Киңәшмәдә ТР Юстиция министрлыгы мәнфәгатьләрен ТР юстиция министрының әлеге эшчәнлек юнәлешен алып баручы урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов яклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International