Бәя кую өлкәсендә эшчәнлекне координацияләү комиссиясе утырышы

2007 елның 7 июле, шимбә
Кичә ТР юстиция министры урынбасары – Хокуый мәсьәләләр буенча җирле үзиадрә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында узган Татарстан Республикасында бәя кую өлкәсендә эшчәнлекне координацияләүнең республика ведомствоара комиссиясе утырышында катнашты.
Республика комиссиясе әгъзалары тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган машина кую урыннарына транспортлауга һәм саклауга тарифлар турында мәсьәләне карап тикшерделәр һәм фикер алышулардан соң “Юл хәрәкәте иминлеге” республика дәүләт учреждениесе тәкъдим иткән “Тоткарланган транспорт чараларын транспортлауга һәм саклауга пошлина зурлыгы турында” 2006 елның 12 апрелендә кабул ителгән 169 номерлы ТР МК карарына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Министрлар Кабинеты карарын хупладылар.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән “Татарстан Республикасы халкы өчен халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алган транспорт хезмәте күрсәтүләрнең һәркем алырлык булу критериясен исәпләү методикасын раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карары проектын шулай ук хупларга дигән карар кабул ителде.
“Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә җайга салына торган бәяләр формалаштыру субъектлары мәнфәгатьләрен яклауның икътисадый механизмы турында” ТР МК карары проекты эшләп бетерергә җибәрелде.
Аннары комиссия әгъзалары “Татарстан Республикасында шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тарифлар турында” карар проектына һәм Татарстан Республикасы буенча “Җир кадастр палатасы” ФДУ өчен дәүләт җир кадастрыннан белешмәләр күчермәсен алу (документлаштыру) өчен түләү билгеләү мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинетының ТР ИСТҮ тәкъдим иткән бәяләмәләрне хупладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International